АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШҮ: Халык сүзендә хаклык бар

2020 елның 27 ноябре, җомга

Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым җыемы, агымдагы елда аның хисабына башкарылган эшләргә анализ, 2021 елда халыктан җыелачак акчаларны максатчан файдалануга багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүгенге көнгә район буенча планга куелган 55 җыенның 44е үтеп, райондашларыбыз киләсе елда җыелачак үзара салымга үз мөнәсәбәтен белдерде, бу юнәлештә эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр уртага салып сөйләшенде, халык фикере тыңланды.


Шундый җыеннарның чираттагы бүген, 26 ноябрь көнне, Актаныш авыл җирлегендә үтә. Пандемияле вәзгыятьне искә алып, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүләр район үзәгенең өч өлешендә тәгаенләнгән. Аларның беренчесе Аскы Актаныштагы Ветераннар йортында гамәлләштерелде. Очрашу белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислек итте.


Сүз дә юк, 2012 елдан бирле үзара салым акчалары җирлекләргә яңа сулыш өрергә мөмкинлекләр ачты. Халыкның дәүләттән дүрткә тапкырланып кайткан хәләл акчалары бәрабәренә авыллар үзләрен борчыган шактый проблемаларын хәл итүгә ирешеп килә. Соңгы елларда аеуча зиратлар, урам юллары, урам утлары яңарыш кичерә, җирлекләрдә балалар мәйданчыклары сафка баса, су лицензиясе мәсьәләләре уңай чишелеш таба. Авылларның киләчәккә ышанычы ныгый, авыл кешесе үз җирлегенең яшәеше өчен файда китерә алуы белән горурлана.


2020 елда Актаныш авыл җирлеге халыктан барлыгы 2 712 500 сум акча җыеп алуга ирешкән. Дәүләт ярдәме белән исәпләгәндә, гомуми җыем 13 427 500 сумны тәшкил итә. Сумма саллы булгач, ел дәвамында башкарылган эшләр дә шактый үзәктә. Алар белән залда утыручыларны Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов таныштырды. Риназ Рафаэль улы халыктан җыелган һәр тиен өчен хисап тотты.


2020 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр сафына ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тору, җирлек территориясен төзекләндерү, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата эшчәнлек, җирлек чикләрендә халыкны электр һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре бар.


Санап үтелгән эшләрнең иң чыгымлысы, билгеле, юллар. Барлык акчаларның 5 395 130 сумы Актаныш урамнарына ком түшәү, юл билгеләре сызу, юлларны тигезләү, щебень салу кебек эшләргә тотылган.


5 089 800 сум үзара салым акчасы җирлек территориясен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Аскы һәм Өске Актанышны тоташтыручы ике баскыч, Баян Дәүләтов урамында тротуар җәю дә шушы сумма эченә кергән.


Быел да Актаныш авыл җирлеге үзара салым акчасының күләмен 18 яше тулган гражданнарның җан башына 500 сум күләмендә билгеләде. Бөек Ватан сугыш ветераннары, сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, беренче төркем инвалидлар һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар бу җыемнан азат ителә.


Актанышлылар әлеге җыемны тапшырыр дигән ныклы ышаныч туды Аскы Актанышта үткән җыенда, чөнки бирегә килүчеләрнең күпчелеге өлкәннәр. Бүген алар район сулышын тоеп, андагы уңай үзгәрешләрне күреп, белеп тора. Үзара салым акчасын җыюга да алар риза булуларын җиткерде. Һәм, форсаттан файдаланып, 2021 елда планлаштырылган эшләргә үз өстәмәлерен тәкъдим иттеләр. Өстәмәләр, нигездә, урамара юлларның торышы белән бәйле.


Җыенга килгән өлкәннәр җирле җитәкчелеккә катгый фикерләрен дә ирештерделәр, алар киләчәктә халык фикеренә тагын да ныграк колак салуны сорый, аеруча шушы җирлектә эшләп, лаеклы ялга чыккан кешеләрнең әйтер сүзләре, җиткерер фикерләре күп дип искәртә алар. “Халыкта фикер күп, аны тыңларга кирәк. Гади халык белән тыгызрак эшләсәгез иде”, - дип мөрәҗәгать итте алар Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәриповка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International