Сәнгать мәктәбе укучылары - төбакара фестиваль лауреатлары

2020 елның 27 ноябре, җомга

20 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда композитор, "Сердәш" җыр ансамбленә нигез салучы, КамАЗ төзелеше ударнигы, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинга багышланган "Сердәш" III Ачык төбәк фестиваль-конкурсы булды.


Ринат Шәрип улын татар халкының мәдәният белгече, дип атыйлар. Ринат Гобәйдуллин үз артыннан йөздән артык җырны мирас итеп калдырган шәхес, татар эстрадасының күп кенә артистлары өчен ул юл күрсәтүче йолдыз булып саклана. Ринат Гобәйдуллин Республикада беренче яшь йолдызлар мәктәбенә - “Сердәш”кә нигез сала. “Сердәш” ансамбле үзе талантларны эзләп таба һәм аларга үсәргә ярдәм итә башлый.


Ачык төбәк фестиваль-конкурсы балалар һәм өлкәннәр арасында милли сәнгатьне үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырыла. Ул быел да өч номинация буенча узды: инструменталь башкару, вокал, автор җыры.


Фестивальдә Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Адилә Хөсәенова үз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе - Сиринә Муллаян кызы Исламова.


Фахразиев Раяз, Шәнгәрәева Лилия, Вәлиева Арина, Гильфанова Ленара II дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Җитәкчеләре - Гүзәлия Фирдәвис кызы Чекалина.


Заһртдинова Гөлия шулай ук II дәрәҗә лауреат. Гыйләҗева Зәлия, Мансурова Адилә фестивальдән III дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. Җиәкчеләре - Сиринә Муллаян кызы Исламова.


Сәнгать мәктәбе укучыларын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Моң чишмәгез бер дә саекмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International