Актанышта эшмәкәрләр киңәште

2020 елның 27 ноябре, җомга

2021 елның 1 гыйнварыннан иң популяр салым режимнарының берсе — “эшчәнлекнең аерым төрләре өчен керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләү системасы”  (ЕНВД) гамәлдән чыгарыла. Ул гамәлдән чыккач,  оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр -  салым  түләүнең гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр  салым түләүнең  патент системасына яки һөнәри керемгә салым түләүгә күчәргә хокуклы.

26 ноябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында районыбыз эшмәкәрләре ЕНВДны гамәлдән чыгару мәсьәләләре, салым түләүнең уңайлы һәм отышлы режимын ничек сайларга дигән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинар-киңәшмә эшен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева алып барды. Аның эшендә Конец формыТатарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм рәис урынбасары Сергей Карпухин катнашты.

Әлеге семинарның максаты – салым түләүнең  башка режимына күчкәндә эшмәкәрләрнең өстәмә йөкләнешен киметү. Бу юнәлештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән райондашларыбызга киңәшләр җиткерелде.

Төп мәсьәләләрне карап тикшергәннән соң, киңәшмә сорау-җавап  форматында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International