Һәр районда куркынычлык дәрәҗәсе югары булган юл участоклары бар. Җирле хакимиятнең бурычы - шушы урыннарга автотранспорт чараларын иярләүчеләрнең игътибарын юнәлтү һәм аларны юл фаҗигаләреннән саклап калу.
Соңгы ике-өч елда район юлларының Актаныш – Уразай арасы, Уразай тавы , юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлгән урын буларак, “кара яңгыраш” алды. Быел гына да юлларның әлеге участогында барлыгы өч һәлакәт теркәлгән. Ике юл-транспорт фаҗигасе аеруча аяныч – аларда ике райондашыбызның гомере өзелгән.
Саннар, чыннан да, сагаерга мәҗбүр итә. Ни өчен Актаныш – Уразай арасында аварияләр даими төс алган? Фаҗигаләрнең сәбәбе юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында да тикшерелде. Сәбәпләр исә, әлеге дә баягы, кеше факторына барып тоташа. Машина йөртүчеләр гамәлдәге кагыйдәләрне күрәләтә бозу белән шөгыльләнә. Актаныш территориясе юлларында да, кызганычка каршы, үзләрен юл хуҗалары дип уйлап, күзләренә ак-кара күренми чабучылар җитәрлек. Аннан килеп, юллардагы куркынычсызлык дәрәҗәсе әле дә булса яхшыракка өметләндерә. Юл өслеге начар урыннар безнең өчен яңалык түгел. Менә шушы факторлар берләшү нәтиҗәсендә, юлларда аварияләр , юл-транспорт һәлакәтләре, бәрелешүләр, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары теркәлеп тора. Юл хаталарны кичерми дип кабатласак та, хаталар әледән-әле кылынып тора.
Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рафак Ризванов әлеге участокта аварияләр санын киметү буенча башкарылган эшчәнлек белән таныштырды. Әлеге аралыкта тизлекне чикләүне таләп иткән юл билгеләре урнаштырылган, алар дистәләрчә. Юл кагыйдәләре аеруча күп бозылган урыннарга ЮХИДИ вәкилләре даими рейдлар оештыра. Уразай тавына автомобиль тизлеген үлчәү приборы куела. Күчмә камера айның 25 көнен шушы урында үткәрә. Димәк, шоферлар тизлек режимын сакламый дигән сүз бу. Аларга бу начар гадәттән бизү өчен шушы камера, ягъни контроль кирәк. Сүз уңаеннан, бүген район юлларында тизлек режимын сакламаучыларны алты стационар һәм ике күчмә камера “күзәтә”.
Уразай тавы өстендә һәм астында урнаштырылган тавыш полосаларының (шумовые полосы) төп максаты да юл-транспорт фаҗигаләрен һәм һәлакәт корбаннарының санын киметү. Махсус материаллардан ясалган полосалар, гадәттә, куркыныч борылышлар алдына һәм куркыныч янау зоналарында урнаштырыла. Алар автомобильдә вибрация барлыкка китерә һәм полосадан үткәндә тавыш дәрәҗәсе (шум) күтәрелә. Шул рәвешле шофер бу вибрацияләрне сизә һәм юлның потенциаль куркыныч участогына якынлашуы турында кисәтү ала.
Шулай ук Куян боҗрасыннан дүрт юнәлештә сузылган ут баганаларына да тиздән яктылык биреләчәк. 33 яктырткыч җайланма боҗрага илтүче юлларда кичке вакытта маяк ролен башкарачак.
Мисаллардан күренгәнчә, район җитәкчелеге һәм ЮХИДИ идарәсе тарафыннан фаҗигаләрне киметү юнәлешендә планлы эшләр башкарыла. Алар дәвамлы булачак. Тик менә юл хәрәкәтендә катнашучылар да юлларның куркыныч участокларында саклыкны һәм игътибарлылыкны арттырсыннар иде. Юл буйларында фаҗигаләрдә вафат булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр артмасын – алар гына һәлакат корбаннарын кире кайтара алмый.