"Транснефть – Прикамье” АҖ Актаныш районында чистарту корылмасын реконструкцияләргә ярдәм иткән

2020 елның 27 ноябре, җомга

“Транснефть – Прикамье” АҖ, хәйрия эшчәнлеге кысаларында, Актаныш районының Мәсәде авылында чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә акча бүлеп бирде.


Торак пунктындагы элекке чистарту корылмалары утыз елдан артык эксплуатацияләнгән. Соңгы елларда искергән чистарту системасы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән һәм әйләнә-тирә мохитне тиешенчә сакларга, халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирми башлаган булган.


Яңа объектны төзегәндә кулланылган заманча энергия саклау җиһазлары әйләнә-тирә мохиткә теләсә нинди тискәре йогынты ясамый һәм буага килә торган чистартылган суның сыйфатын барлык норматив таләпләргә туры килә торган дәрәҗәдә саклый.


Реконструкцияләнгән станция эченә компрессор , биологик чистарту җайланмалары, чистарту һәм зарарсызландыру җайланмалары урнаштырылган модульле бина керә. Шулай ук хәйрия проектын тормышка ашыру кысаларында якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарылган.


Станция тәүлегенә 50 куб. метрга кадәр суны кабул итә, бу Мәсәде авылында яшәүчеләрнең хуҗалык-көнкүреш юынтык суларны чистартуга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Яңа комплекс барлык кирәкле инженер системалары белән җиһазландырылган һәм тулысынча автоматлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International