НИ ХӘЛЛӘРДӘ СЕЗ, ӘНИЛӘР- ҖИДЕ БАЛА АНАСЫ ГӨЛНУРНЫҢ БЕР КӨНЕ

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә “Әниләр көне”н билгеләп үтү Россиядә 1998 елдан гамәлдә. Димәк бу бәйрәмнең егерме елдан да артыграк тарихы бар. Актаныш районында да “Әниләр көне”н матур итеп бәйрәм итү соңгы елларда күркәм төс алган иде. Мәдәният сараенда узган тантаналы кичәдә уңган һәм булган гына түгел, ә тәрбияле, миһербанлы балалар табып-үстереп, ил-көн хөрмәтенә ирешкән аналарны тәбрикләүләрне күпләр хәтерлидер. Андый бәйрәмнәрнең берничәсендә күп балалы ана буларак, Шәбез авылында яшәүче Гөлнур Насертдиновага да катнашырга туры килә. 2015 елдагысы аеруча истәлекле- бу көнне Гөлнур Әгъләҗетдин кызы «Ана даны — Материнская слава» медале белән хөрмәтләнә. 2014 елда алтынчы баласы- Сөләйман дөньяга килгәннән соң, Татарстанның биш яки аннан да күбрәк бала алып кайтучы аналарга бирелә торган бүләккә лаек була ул. Озак та үтми, 2016 елда томрап торган тагын бер кыз бала туа гаиләдә. Бүген Гөлнур белән Тәлгатьнең җиде баланы бер-артлы аякка бастырып, алар белән яшьнәп-яшәреп гомер иткән көннәре.

КҮП БАЛА АЛЫП КАЙТУ БИК МАТУР КҮРЕНЕШ, ШУЛАЙ ДА...
- Гөлнур, сез җиде бала табарга җөрьәт иткән кыю аналарның берсе. Әмма сезнең кебекләргә мөнәсәбәт бер төрле генә түгел...
- Мин дә авылдашларның кырын карашын сизеп йөрдем, төртмә сүзләрне дә ишетергә туры килде: янәсе, нигә хәерче үрчетергә? Ләкин берсен дә күңелемә якын алмадым. Һәр бала үз ризыгы белән туа, нигә туасы җанны күпсенергә? Балаларыбызны үзебез карыйбыз, берсенең дә тәртип бозып йөргәне юк. Ә күп бала табуга килгәндә... Өч балам (1994 елда Артур, 1995 елда Регина, 1998 елда Фәрхәд) дөньяга килгәннән соң, ике тапкыр рәттән көмәнемнән котылдым. Һәм тормышның асты-өскә килә башлады. Аллаһ мине шулай җәзалый дип, үземне бик гаепләдем. Башка мондый юлга басмам дип ант иттем. Авырга уздым, игезәк балаларым туу белән үлделәр... 2004 елда Дианам( хәзер технологик техникумда укый) исән-сау туды, аннан инде 2007 елда Тәлгатьне (Чалманарат мәктәбендә 7 сыйныфта укый) алып кайттык.

ҮЗ ГОМЕРЕМДӘ БЕРӘҮДӘН ДӘ ЯРДӘМ СОРАМАДЫМ!
Шушы елны Гөлнур белән Рәес яңа йорт салу нияте белән “Граждане на селе» программасына чиратка басалар. Чиратларын 84 нче итеп теркиләр... Күп балалы булу да чиратны тизләтми, Гөлнур документларын кире ала, үз көчләре белән йорт салырга тотыналар, 37 кв. метрлы агач өйдә (балалар белән җиде җан ) яшәү инде бик җиңелләрдән булмый. Гөлнур көн саен хуҗалыкта иллешәр сыер сава, ире дә хуҗалыкта эшли, әмма эшләгәнгә карап хезмәт хакы ала торган заманага ерак була шул әле. Ләкин Гөлнур зарланмый:“Үз гомеремдә берәүдән дә ярдәм сорамадым, нәрсәбез бар-шуңа шөкер иттек! Иң мөһиме- сау-сәламәт булу,-ди, - Балаларны да юк-барга ымсынмаска өйрәттем. Бер елны күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче буларак, улыма санаторийга путевка бирәбез, диделәр. Әллә күпме тапкыр Актанышка барып документлар тутырдык, поликлиникада чират тора-тора анализлар тапшырдык. Барысы да әзер булды дигәч, сезгә юллама юк дип кире бордылар. Күңелем катты, тәкъдим итсәләр дә башка риза булмадык. Әйтәм бит, мин тормышта үземә генә, үз көчемә генә ышанам”.

ИКЕҢ БЕРГӘ ТАРТМАСАҢ...
Әйтеп кенә бетерми, үзенә генә түгел, иренә дә ышана Гөлнур. Ышанмаса, таянмаса, 2014 елда Сөләйманын, 2016 елда Сабринасын алып кайтмас иде. “Икең бергә тартмасаң, тормыш алга бармый ул”,- ди үзе Гөлнур. Әйе, икесе дә җигелеп тормыш арбасын тарта ир белән хатын. Иртән иртүк, таң атканчы, өч тула унбиш минутта аяк өстендә була хуҗабикә. Фермага киткәнче, абзардагы ике сыерны сава, дүртенче яртыда Түбән Гәрәй фермасына бозаулар карарга китә. Ферма мөдире Фаил Гыйбадуллин өеннән үзе алып китә, китереп куя. Килү белән бозауларын барлап чыга Гөлнур, исәннәрме, чирләп мазар китмәгәннәрме? Сөтен җылытып, яңа туганнарын имезлек белән имезә. Атна ун-көн үткәч, чиләктән эчәргә өйрәтә.
- Бозаулар –нәкъ бала кебек инде алар, яшь бәбине ничек карыйсың, шулай тәрбиялим аларны да,- дип эше турында яратып сөйли “Наратлы” хуҗалыгының алдынгы терлекчесе.

БАЛАЛЫ, БАЛЛЫ БӘХЕТ
Җиденче яртыда инде өендә булырга кирәк анага, улы Тәлгатьне уятып, иртәнге аш ашатып, мәктәпкә озатасы бар.
Ире Рәес ике көн эшләп, ике көн ял итә торган сменалы эшкә күчкәч, Гөлнурга эшләр бераз җиңеләйгән.
- Рәеснең унөч ел инде авызына хәмер алганы юк, анысына да мең шөкер,- дип куана ире турында сөйләгәндә Гөлнур.
Кунакка бару өчен ике-өч көн ялны исәпләмәгәндә, үз гомерендә бер тапкыр да отпуск алганы булмаган Гөлнурның. 25 буе сыер сава, узган ел бозау карауга күчә ханым, “Әни ялы” дигәнен бөтенләй ишеткәне юк.
- Бер генә зарым бар- пай җирләре бар дип, безнең гаиләне субсидиясез- ярдәмсез калдырдылар быел. Юл акчалары да киселде, анысы газ һәм электр өчен түләүгә бик әйбәт ярдәм иде. Пай җире булмаганнар бу ярдәмнән файдалана. Ә бит пай җире өчен елга өч центнер арпа гына алам, менә бу гаделллекме инде?- дип үрсәләнә җиде бала анасы.

Балалары- багъ алмаларына карый да Гөлнур, бар борчулары юкка чыга, газизләре исән-сау булганда – бу хәсрәтме инде аңа?!
Тагын бер куанычлары бар гаиләнең- 2019 елда, ниһаять, зур, мәһабәт йортка күченәләр- Татарстан Президенты бүләге бу, ди Гөлнур.

- 2007 елда йортлы була алмавыбыз каядыр теркәлеп калган бит, шул документларны кабат барлаган мәрхәмәтле җитәкчегә рәхмәт, ничә еллар үткәч, йортлы булдык, бер тиен акча түләмичә, кредитларга батмыйча яңа салынган өйгә күчтек!

Әйе, тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә бәндәсенә, арты белән борылганда да сабырлыгын җуймыйча алга баручыларга бәхетне дә, мәхәббәтне дә мулдан өләшә, Гөлнурга да әнә шундый бәхет насыйп булган- балалы, баллы бәхет!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International