БАЛАЛАР ИҖАТ ҮЗӘГЕНДӘ АКТАНЫШ, БӨГЕЛМӘ, ЗӘЙ ШАХМАТЧЫЛАРЫ БИЛ АЛЫША

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген балалар иҗат үзәгендә 2010 елгы һәм кечерәк балалар арасында шахмат спортын популярлаштыру максатыннан дусларча турнир уза. Быелгы ярышка ерак араларны якын итеп, Актаныш шахматчылары белән көч сынашырга Бөгелмә һәм Зәй районнарыннан командалар килде. Узган ел традициягә әверелгән бәйге Зәй шәһәрендә үткәрелгән. Анда Кукмара, Мамадыш шахматчылары да катнашкан. Бүгенге бәйгедә җәмгысе 46 укучы беренчелек өчен тырыша, егерме алты укучы Актаныш спорт мәктәбенең шахмат сыйныфында шөгыльләнүчеләр. Яшь шахматчылар башлангыч сыйныф укучылары гына булсалар да, бер-берсе белән шактый танышлар, күп кенә бәйгеләрдә бер өстәл артында уйнарга туры килгән аларга.
Дусларча очрашуга Татарстанның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов белән Илдар Имамов хөкемдарлык итте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре әзерләнгән.
Ярышлар пандемия таратмау максатыннан “Роспотребнадзор” таләп итә торган барлык кагыйдәләрне үтәп оештырыла: битлек, бармакча режимы саклана, антисептиклар өстәлләргә куелган, укучылар арасында дистанция саклана.
Шахмат буенча остаз Фәһим Галимов әлеге ярышларның мөһимлеген билгеләп үтте, даими чарланып тору шахматчыларның осталыгын арттыра гына,- диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International