Бүгенге брифинг “Актаныш районы гражданнарының иминлеген тәэмин итү. Елгаларда боз каткан вакытта саклык кагыйдәләре. Җәмәгать урыннарында, шәхси ихата һәм йортларда, фатирларда янгын куркынычсызлыгын булдыру” темасына узды. Брифингта “Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 отряды” Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Шәрифҗанов Илназ Илдус улы һәм Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов катнашып, чыгыш ясадылар.