БУ МӨҺИМ: Актаныш районы башкарма комитеты "Актаныш районының яшь эшмәкәре - 2021" дигән конкурс игълан итә

2020 елның 27 ноябре, җомга

Аның максаты: яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшмәкәрлекне популярлаштыру.

Конкурс 3 этапта үткәрелә, җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнәчәк.

"Актаныш районының яшь эшкуары - 2021" районкүләм бәйгесендә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган гражданнар катнаша ала. Аларның Актаныш районында теркәлеп яшәве шарт.

Конкурска нәтиҗә 2021 елның 26 маенда -  Россия эшмәкәрләре көнендә ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аларга акчалата бүләкләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International