14 декабрь көнне дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Актаныш районында  кабул итү  район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.И.Габдулхаев кабул итәчәк.

 

Алдан язылу өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә авыл башлыклары да 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International