"БАТЫР"ДА БАТЫРЛАР АЧЫКЛАНА: РАЙОН ОЕШМА-ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕНЕҢ ВОЛЕЙБОЛ ЯРЫШЫ ДӘВАМ ИТӘ

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Башкарма комитетның спорт, туризм бүлеге һәм районның “Волейбол” федерациясе белән берлектә ел саен волейбол ярышлары уздырыла. Традициягә быел да тугрылык күрсәтә оешма-предприятие хезмәтчәннәре. Чемпионатта катнашырга 14 команда теләк белдергән. Хәзерге вакытта финал уеннарына чыгу өчен “Батыр” спорткомплексында һәр кичтә туп чөю ярышлары бара.

24 ноябрьдә технологик техникум белән спорт мәктәбенең волейбол командасы очрашты. Нәтиҗәдә спорт остазлары җиңү яулады.

Киләсе атнада 2020 елның иң көчле командасын ачыклау максатыннан финал уеннары башланачак. Авыл җирлеге командалары арасында волейбол ярышлары гыйнвар аенда Яңа ел ялларыннан соң булыр дип планлаштырыла.

"Батыр" спорткомплексында бадминтон, өстәл теннисы кебек спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә килүчеләр күп. Тынгысыз эш көненнән соң менә дигән ял бит ул хәрәкәтле спорт белән шөгыльләнү!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International