4-5 ДЕКАБРЬДӘ ОНЛАЙН-ФОРМАТТА #МЫВМЕСТЕ МАРАФОНЫ УЗАЧАК

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Волонтерлык эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән федераль реклама кампаниясе старт алды. Быел ул #МЫВМЕСТЕ ярдәм акциясенә багышланган.

 

4 һәм 5 декабрьдә онлайн-форматта Бөтен дөньядан җыелган ирекле ярдәмчеләрне берләштерүче МЫВМЕСТЕ марафоны узачак.

 

Марафон онлайн-форматта  Россия һәм чит ил катнашучылары өчен dobroinrussia.online   рәсми платформасында ике телдә трансляцияләүне күздә тота.

 

Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 ноябреннән 3 декабренә кадәр башкарыла:

-Россия катнашучылары өчен  «DOBRO.RU» волонтерлык үсеше өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы;

-чит ил катнашучылары өчен – Future Team (futureteam.world).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International