16 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә оештырылган чарага административ тәртипне бозучы райондашларыбыз чакырылган иде.
Жир кодексы нигезендә, җир кишәрлеген физик затка бирүнең үз үзенчәлекләре бар. Әлеге маддә нигезендә физик заттан шәхси хуҗалык алып баруга, индивидуаль йорт төзергә һәм крестьян- фермер хуҗалыгы алып барырга, җир кишәрлеген арендага яки үз милкенә алырга сорап гариза кергәч, ул 30 көн эчендә каралып, карар кабул ителергә тиеш.
4 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган конкурсларда җиңүче укучыларны бүләкләделәр. Конкурска Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш керде. Төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча 70 укучы җиңүче дип табылды, алар арасында безнең районнан да укучылар бар. "Гадел яшәргә кирәк!"- "Плакат" номинациясендә 1-4 сыйныфлар төркемендә 1 урынны Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сәлахова Зөһрә (җитәкчесе Шәрипова Алсу Флуровна) яулады.
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан түгәрәк сан белән теркәлгән гаиләләр, яңа туган сабыйларга рәсми документлар тапшыру һәрвакыт истә калырлык итеп оештырыла. Бүген без әлеге матур һәм күңелле мизгелнең шаһитлары булдык.
Актаныш авылында яшәүче Филүс һәм Алсу Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән Мәрьям исемле кызчык узып баручы 2020 елда туган 185 нче бала булып теркәлде. Мәрьям- Гәрәевләрнең сигез яшьлек Мансур, өч яшьлек Раяз исемле улларыннан соң көтеп алган кызлары.
Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә бүген Актанышта быелга 185нче булып туган нәни кызчык – Мәрьям Филүс кызы Гәрәева ямь өстәде. Алсу һәм Филүс Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән нарасый шушы истәлекле көнне рәсми төстә теркәлеп, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы аның әти-әнисенә Республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрик открыткасын тапшырды, үзенең изге теләкләрен ирештерде.
.jpg)
Бүген “Яшьлек” яшьләр үзәгендә рус әдәбияты фәненнән олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары хөрмәтләнде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназа Имамразыева республика олимпиадаларында катнашачак укучыларга уңышлар теләде, алдынгыларга дипломнар тапшырды. Җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
2020-2025 елларга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче елы ахырына якынлаша һәм аны гамәлгә ашыруга инде нәтиҗә ясарга мөмкин.
15 декабрь - 31 гыйнвар көннәрендә (UTC буенча) Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!
Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Сез кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренче уртаклашучылар. Сез мөһим документлар белән эш итәсез, шул сәбәпле хезмәтегез зур төгәллек, җаваплылык сорый.
.jpg)
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Теләкләр чыршысы” дигән иреклеләр Яңа ел акциясендә катнаша. Энгель Нәвап улы чыршыдан райондашларыбыз - 6 яшьлек Фәрхать Миңлемөхәммәтовның һәм 13 яшьлек Зәринә Нурлыбаянованың теләкләре язылган открыткаларны алды. Акциянең мәҗбүри шарты - теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр чынга ашарга тиеш.
.jpg)