16 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә оештырылган чарага административ тәртипне бозучы райондашларыбыз чакырылган иде.
Ни өчен кеше дигән зат административ тәртипне аңлы рәвештә боза? Һәр утырышта комиссия вәкилләре әлеге сорауга җавап эзли һәм күп очракта ул табыла да. Тик менә кайбер закон бозулар җирле җитәкчеләрнең эшләп бетермәвенә барып тоташа. Бу очракта гади авыл агаен гына җаваплылыкка тарту бик үк дөрес кебек тоелмый.
Качкын авылында яшәүче ир-атны яланга тирес түккән җирендә фотога төшереп, дәлил административ комиссиягә юллана. Сигнал кергәч, комиссия аны карарга, анализларга һәм чарасын күрергә бурычлы. Нәтиҗәдә, тирес түгеп харап булган абзый 16 декабрь көнне административ комиссия алдына басты.
Моңа кадәр райондашыбыз тиресне бакчасына кертеп барган. Өч сыер, өч бозау, ат, бер дистә сарык асраучы авыл кешесендә мондый “байлык”ның никадәр булуын чамалавы авыр түгел. Май ботканы бозмый дияргә яратсак та, Качкында яшәүче абзыйның бәрәңге бакчасы бу кадәр ашлаудан тәмам “туйган”.
“Бәрәңге үсми хәзер бакчада, янып бетә шул кадәр тирес арасында. Ишле малның тиресен кая куярга тиеш мин? Терлек асрарга шартлар кирәк, ә алар юк. Аптырап, яланга бер чыгардым тиресне – анда да тотылдым. Башка җирлекләрдә хуҗалык басуларыннан җир бүлеп бирәләр тирес түгәргә, бездә җирле җитәкчелек шушы мәсьәләне хәл итә алмый”, - дип, ачыргаланып үпкәсен белдерде авыл агае.
Чыннан да, җирлектә мал-баш санын арттыруга йөз тоткан авыл башлыклары бу мәсьәләне күптән хәл итте инде. Хуҗалык рәисләре алдан билгеләнгән басуга шәхси секторлардан тирес чыгаруга рөхсәт бирде. Тик бер шарты бар – шәхси хуҗалыктан чыгарылган тирес каты көнкүреш калдыклары белән катнашкан хәлдә килергә тиеш түгел җәмгыять басуларына. Нишләп әле Усы авыл җирлеге башкаларның бу үрнәген үзендә кулланырга ашыкмый? Юкса, әлеге җирлектә ике җәмгыять исәпләнә бит.
Башкарма комитет каршындагы административ комиссия рәисе Илшат Габдулхаев та бу нисбәттән җаваплылык җирлек башлыкларында дип искәртте. Һәр хәлдә, һәр мал асраучы тиресне басуга чыгару өчен рөхсәтне аерым-аерым алып йөри алмый. Халык мал асрыйм дип җан-фәрман тырыша икән, җирлек башлыклары аларга һәр яклап ярдәм итәргә бурычлы.
Үз гаебен танып, яланга түккән тиресен кире җыеп алган авыл абзыена комиссия тарафыннан кисәтү ясалды.
Административ комиссия вәкилләре Иске Айман авыл җирлегендә яшәүче гражданның да эшен карады. Райондашыбыз күрше бакчаны куллануга алып, аның биләмәсендәге иске сарайны сүтә һәм ярга түгә. Максаты чүплек ясау да булмый аның, бары тик яр бакча артына килеп җитмәсен дип шушы гамәлен башкара ул. Тик “очлы күзле” бер авылдашы аның әлеге башбаштаклыгы хакында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр сала.
.jpg)
Утырышта айманлы кисәтү алды, чөнки ул сарай сүтүдән калган чүп-чарын җыеп алган, гаебен таныган. Иске каралты-кура чүбе аннан соң кай тарафка юл алгандыр – билгесез.Һәр хәлдә Иске Айманда яшәүче граждан тарафыннан андый габаритлы чүпләрне кая куярга соң дигән сорау яңгырамады. Мөгаен, әлеге мәсьәлә җирлек дәрәҗәсендә уңай хәл ителәдер.
Гомумән, 16 декабрь көнне гамәлләштерелгән административ комиссия утырышында чүплекләр темасы актуаль иде. Бу юнәлештәге ике административ эш читтән торып каралды. Усы авылында тиешле булмаган урынга чүп түккән гражданга һәм Татар Суыксуы җирлегенең элеккеге чүплек урынында яңасын ясаган 1997 елгы гражданга кисәтү ясалды.