Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Сез кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренче уртаклашучылар. Сез мөһим документлар белән эш итәсез, шул сәбәпле хезмәтегез зур төгәллек, җаваплылык сорый.
Сез көндәлек хезмәтегез белән рухи кыймәтләр пропагандалауга, гаилә традицияләрен саклауда үзегездән өлеш кертәсез, сезнең матур теләкләр белән яшьләр яңа тормышка аяк баса, яңа туган сабыйларны теркәгәндә дә алар белән бергә шатланасыз.
Сезгә саекмас энергия, сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез! Бу җиһанга сабыйлар күбрәк тусын, гаиләләр тигез, матур тормыш итсен, югалтулар килмәсен! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!