Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Теләкләр чыршысы” дигән иреклеләр Яңа ел акциясендә катнаша. Энгель Нәвап улы чыршыдан райондашларыбыз - 6 яшьлек Фәрхать Миңлемөхәммәтовның һәм 13 яшьлек Зәринә Нурлыбаянованың теләкләре язылган открыткаларны алды. Акциянең мәҗбүри шарты - теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр чынга ашарга тиеш.
.jpg)
.jpg)
Акция бүген “ТР Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе съездында узды. Аңа муниципалитетларның барлык башлыклары да кушылды. Шул рәвешле район җитәкчеләре алтмыштан артык баланың Яңа ел хыялын тормышка ашырачак.
Акция Татарстанда Яңа елга кадәр барачак. Акцияне оештыручы - 2014 елда Татарстанда иреклелек инициативасы буларак старт алган “Минем белән хыяллан” хәйрия проекты. Аны Россия Президенты Владимир Путин хуплаган.