Законнарга үзгәрешләр кереп тора. Җир кодексы да Федераль Закон нигезендә зур гына үзгәрешләр кичерде. Әлеге закон 2015 елның 1 мартыннан эшли башлады һәм шуннан соң да әле кайсыбер матдәләрне үзгәртү дәвам итә.
Район башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Лариса Ганиуллина белән үткәргән әңгәмәбез Актаныш районында алдан килешү буенча җир кишәрлеге бирү тәртипләре, аңа билгеләнгән сроклар, җир алу шартлары турында.
- Лариса Петровна, җир кишәрлеген арендага яки үз милкеңә сорап кергән гаризалар ничә көн эчендә карала?
- Жир кодексы нигезендә, җир кишәрлеген физик затка бирүнең үз үзенчәлекләре бар. Әлеге маддә нигезендә физик заттан шәхси хуҗалык алып баруга, индивидуаль йорт төзергә һәм крестьян- фермер хуҗалыгы алып барырга, җир кишәрлеген арендага яки үз милкенә алырга сорап гариза кергәч, ул 30 көн эчендә каралып, карар кабул ителергә тиеш.
- Әлеге срокны кыскартып буламы?
- Актаныш районы җитәкчелеге гражданнардан кергән гаризаларны мөмкин кадәр кыскарак срокларда карауны шарт итеп куя. Шуңа күрә гаризалар буенча 10-15 көндә карар кабул итүгә йөз тотабыз.
- Гариза тапшыру тәртибен аңлатып китсәгез иде. Җир кишәрлеге алырга теләүчеләр эшне каян башларга тиеш?
- Муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламенты җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең стандартын һәм тәртибен билгели. Әлеге муниципаль хезмәтне алучылар булып физик затлар тора. Ул Актаныш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан күрсәтелә. Кишәрлек алу буенча гариза районның күпфункцияле үзәгенә тапшырыла. Рәсмиләштерү нәкъ менә шушы гариза нигезендә тормышка ашырыла.