«Минем Татарстан-2020/21» вики-марафоны

2020 елның 18 декабре, җомга

15 декабрь - 31 гыйнвар көннәрендә (UTC буенча) Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!

Бәйгенең төп максаты — Татарстан географиясемәдәниятетарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләрне булдыру булып тора. Катнашучылар яшьләре, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.

Бүләкләр

 

Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:

  1. Мәкалә Википедиянең татар телле бүлегендә (tt.wikipedia.org) 2020 елның 15 декабрь 0:00 белән 2021 елның 31 гыйнвар 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 15.12.2020 (3:01) белән 1.02.2021 (2:59) арасына туры килә.
  2. Бәйге темасына туры килә (Татарстаның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары)
  3. Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
  4. Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат яки копи-паст түгел).
  5. Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел (тиз бетерелә һәм саналмый) — Татарстанга караган тематик мәкаләләр агачын тикшерү.
  6. Мәкалә кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан тора.
  7. Мәкаләдә түбәндәге очраклары күренми
    1. вандализм,
    2. авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау
    3. Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар,
    4. нигезсез фикерләр яки
    5. спам.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International