Бәйрәм көнне Актанышта 185нче бәби туе гөрләде

2020 елның 18 декабре, җомга

Район   ЗАГС  бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә  бүген Актанышта  быелга 185нче булып туган нәни кызчык  – Мәрьям Филүс кызы Гәрәева ямь өстәде. Алсу һәм Филүс Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән нарасый шушы истәлекле көнне рәсми төстә теркәлеп, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы аның әти-әнисенә Республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрик открыткасын тапшырды, үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Өченче тапкыр әни булган Алсуны бала табу йортыннан  аның өчен  иң газиз булган ир-егетләре чәчәкләр белән каршы алды. Ике малайдан соң туган кыз гаилә әгъзаләренә бик тансык, көтеп алынган  бүләк иде – өч яшьлек  Раяз сеңлесен бала табу йортында ук кулына алырга омтылып карады. Сигез яшьлек Мансур да тизрәк бәбинең йөзен күрергә үрелде.

“Малайлардан соң туган кызыбызны  беренче тапкыр кулга алу да  икенче төрле кебек! Шөкер, кыз бала сөю бәхетен дә татыдык. Иң мөһиме, балалар сау-сәламәт булсын, алар безнең киләчәгебез дә, өметебез дә. Шулар өчен  яшибез бит!”, - дип, олы сөенече белән уртаклашты гаилә башлыгы, хәзер инде күпбалалы әти статусына ия Филүс Гәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International