ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН, МӘРЬЯМ: Филүс һәм Алсу Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән Мәрьям 185нче бала булып теркәлде (+ВИДЕО)

2020 елның 18 декабре, җомга

     Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан түгәрәк сан белән теркәлгән гаиләләр, яңа туган сабыйларга рәсми документлар тапшыру һәрвакыт истә калырлык итеп оештырыла. Бүген без әлеге матур һәм күңелле мизгелнең шаһитлары булдык.
     Актаныш авылында яшәүче Филүс һәм Алсу Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән Мәрьям исемле кызчык узып баручы 2020 елда туган 185нче бала булып теркәлде. Мәрьям- Гәрәевләрнең сигез яшьлек Мансур, өч яшьлек Раяз исемле улларыннан соң көтеп алган кызлары.
      Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева күпбалалы Гәрәевләр гаиләсенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
      Якыннары яшь ана Алсуны һәм нәни Мәрьямне бала тудыру йортыннан изге теләкләр, чәчәк гөлләмәләре белән каршылады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International