4 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган конкурсларда җиңүче укучыларны бүләкләделәр. Конкурска Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш керде. Төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча 70 укучы җиңүче дип табылды, алар арасында безнең районнан да укучылар бар. "Гадел яшәргә кирәк!"- "Плакат" номинациясендә 1-4 сыйныфлар төркемендә 1 урынны Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сәлахова Зөһрә (җитәкчесе Шәрипова Алсу Флуровна) яулады.