ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

27 гыйнвар көнне Усы җирлегендә үткән халык җыенында шәхси эшмәкәр Азамат Биктимеров шактый күңелсез теманы күтәрде. Усы авылының шәхси секторларыннан сөт җыю белән шөгыльләнгән эшмәкәрнең халыкка әйтер сүзе кыска һәм гади булды. “Антибиотиклы сөт тапшырып, безгә үч итәбез дип уйлыйсыздыр, әмма сез үз авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хезмәтен юкка чыгарасыз”, - диде ул, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Чишмәнең ташландык хәлгә килүе соңгы елларда авыл халкын аеручы борчуга салган. Шуңа күрә дә алар үзара салым акчаларының бер өлешен Хәзрәт чишмәсен төзекләндерүгә тотарга карар кылган. Халык көче белән җыйналып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган хәләл акчалар хисабына Хәзрәт чишмәсе танымаслык дәрәҗәдә яңарыш кичерә. Чишмәгә алып төшүче тимер баскычлары гына да ни тора аның! Хәзрәт чишмәсе түбә астына кертелгән, килгән һәркемгә ял итеп, хәл җыеп алыр өчен утыру урыннары булдырылган. Әлеге мактауга лаек хезмәтне “Гидросервис” җәмгыяте башкара.

2 февраль көнне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы рәислегендә үткән брифингта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең урынбасары Назил Латыйпов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, гуманитар гимназия директоры Венера Хәева катнашты.

Бүген Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде. Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора.

Татар Ямалысы авыл җирлегендә гомер кичерүче Сәхилә Фәхретдин кызы Гайнетдинова райондагы туксан яшьлекләр сафын тулыландырды. Олуг юбилеен каршы алучы хөрмәткә лаек затны балалары, якыннары белән беррәттән район җитәкчелеге дә тәбрик итте.

28 гыйнвар көнне Киров авыл җирлегендә халык җыены үтте. 2020 елда башкарылган эшләргә тулы хисапны җирлек башлыгы Илфак Гаянов бирде. Җыен эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, төрле өлкәләр буенча җаваплы затлар, җирлек депутатлары һәм активы катнашты.

Киров җирлегендә яшәүчеләр күктән төшкәнне көтеп ятарга күнекмәгән. Бала-чагалар гына түгел, теләге булган һәркем тимеаякта шуа алырлык, кинәнеп хоккей уйнарлык боз мәйданчыгын да үзләре булдырган алар. “Актаныш” агрофирмасы ярдәме белән барлыкка китерелгән хоккей коробкасы бүген кировлыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән ял урыны.

Бүген Киров авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Хәмидә Бәхтигәрәй кызы Солтанова гомер китабының туксанынчы битен ачты. Аның тугыз дистә елга сузылган тормыш юлы шатлык-куанычлар белән дә бизәлгән, кайгы - хәсрәтләр дә урап узмаган Кировның мөхтәрәм затын. Авыр сугыш елларын да ил белән бергә күтәргән ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International