Киров җирлеге үрнәк күрсәтә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Киров җирлегендә яшәүчеләр күктән төшкәнне көтеп ятарга күнекмәгән. Бала-чагалар гына түгел, теләге булган һәркем тимеаякта шуа алырлык, кинәнеп хоккей уйнарлык боз мәйданчыгын да үзләре булдырган алар. “Актаныш” агрофирмасы ярдәме белән барлыкка китерелгән хоккей коробкасы бүген кировлыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән ял урыны.


Мәктәп укучылары дәресләрдән соң бирегә хоккей уйнарга җыйнала – шәһәрдәге боз мәйданчыклары бер читтә торсын.


Әлеге хоккей коробкасы башка җирлекләргә дә үрнәк булсын иде. Авылда бала-чагага бер шөгыль дә юк бит, дип зарланганчы, күмәк көч белән менә шундый мәйданчыклар булдырылса, зары да онытылып торыр, сәламәтлек тә ныгыр иде, бәлки.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International