ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Киров авылында гомер кичерүче Хәмидә Солтанова 90 яшен тутырды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Киров авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Хәмидә Бәхтигәрәй кызы Солтанова гомер китабының туксанынчы битен ачты. Аның тугыз дистә елга сузылган тормыш юлы шатлык-куанычлар белән дә бизәлгән, кайгы - хәсрәтләр дә урап узмаган Кировның мөхтәрәм затын. Авыр сугыш елларын да ил белән бергә күтәргән ул.

Хәмидә Бәхтигәрәй кызы 15 яшеннән җирлектәге колхозда намуслы хезмәтен куйган: бозавын да, дуңгызын да караган. Хезмәт алдынгысы дигән данлыклы исеме дә бар аның.


Сугыш кичеп кайткан тормыш иптәше белән дүрт балага гомер бирә Солтановлар. Хәзер исә Хәмидә апа янында ике кызы гына – егетләрнең гомере кыска булган...
Бүген Хәмидә апа үзенең күркәм юбилеен үз йортында каршы алуына сөенә. Сәламәтлеге сиздерә башлагач, кызы газиз әнисен Биектау районына алып китеп карый. Бүген гаилә юбилейга махсус Кировка кайткан - әниләренә үзенчәлекле бүләк булган ул.


Хәмидә Солтанованың бүгенге бәйрәм сөенечен район, җирлек җитәкчелеге дә уртаклашты. Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев туган көн иясен котлап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды.

Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов та Хәмидә апага котлау сүзләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International