ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Теле тәмленең эше дә ямьле

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

28 гыйнвар көнне Киров авыл җирлегендә халык җыены үтте. 2020 елда башкарылган эшләргә тулы хисапны җирлек башлыгы Илфак Гаянов бирде. Җыен эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, төрле өлкәләр буенча җаваплы затлар, җирлек депутатлары һәм активы катнашты.


Халык белән очрашу Киров авылы мәдәният йортында гамәлләштерелде. Моңа кадәр кышкы чорда шактый салкын булган мәдәният учагы узган ел республика гранты ярдәме белән ремонт кичергән иде. Клубны җылыту максатыннан, ул заманча материал белән тышланды һәм сайдинг яңартылды. Тик бу көнне, көн әллә ни салкын булмаса да, мәдәният учагының “җылылылыгы” өс киемнәрен салып утыру мөмкинлеге бирмәде – халык ике сәгатьтән артыкка сузылган еллык хисапны бүрек-шәлләрен баштан төшерми, тун-пәлтәләрен салмый гына тыңлады.


Бүген Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаяновны иң борчыган тема – халыкның күпләп бакыйлыкка күчүе. Ике авылны берләштергән җирлектә 12 айда 20 кеше вафат булган. Аларның дүртесе(!!!) эш яшендә булган. Саннар, чыннан да, сагайта. Табигый үсеш үлем динамикасын җиңә алмый биредә – ел дәвамында туучылар саны алтау гына. 2021 елны Киров җирлеге 1 145 кеше белән каршы алган. Аларның 849ы Кировта яшәсә, 255е Олы Имәндә гомер кичерә.

Җирлек халкы соңгы елларда мөгезле эре терлек асрауга йөз белән борыла. Терлек мал саны артуда – 522 терлек исәпләнә җирлектә. Сыер тотучы шәхси секторлар да сакланып килә. Терлек хәрәкәтенең үсешенә һәм сакланышына, билгеле, дәүләттән бирелгән субсидияләр уңай йогынты ясый. Тик, Илфак Гаянов фикеренчә, дәүләт әлеге ярдәмне күрсәтүгә соңлабрак тотынган. Элегрәк, авыл җанлы халык картайганчырак кирәк булган ул. Хәзер әби-бабайлар җирлек башлыгы кушканга гына сыер малы асрап ята алмый, чөнки сәламәтлеге юк.


Бүген Киров авыл җирлеге халкы бердәмлеге белән көчле. Моны җыелышта катнашучы район җитәкчелеге дә искәртте. Нинди эшкә тотынсалар да, кировлылар аны бергәләп башкарып чыга. Кайсы гына өлкәне алма, уңган җитәкче астында эшләгән коллективларның үрнәк итеп куярлык матур нәтиҗәләре бар. Мисалга Киров авылы халык театрын гына алыйк. Ул үз исемен Татарстан күләмендә яңгырата алган икән, аның нигезендә, иптәшләр, беренче чиратта бердәмлек ята.


Җирлек башлыгы үз чыгышында һәр өлкә буенча тулы хисап тотты. Җирлектә ел дәвамында шактый эшләр башкарылган. Бу җирлектә дә төп ярдәмче, төп иганәче – “Актаныш” агрофирмасы. Җыенда аның җитәкчесе Рамил Вәлиевнең шәхсән катнашуы күп нәрсә турында сөйли – җирлекне, аның халкын, агрофирмада хезмәт куйган авыл кешеләренә хөрмәтне күрсәтә әлеге гамәл.


Киров авыл халкының киләчәккә булган өметен ныгытып торучы тагын бер җәмгыять – Киров җирлегендә сафка баскан Актаныш сөт комбинаты. Илфак Гаянов аның эшчәнлегенә зур өметләр баглый – яшьләрне авылларда калдыруда иң зур ярдәмне әлеге заманча завод күрсәтергә тиеш, чөнки биредә эш урыннары бар һәм алар тагын артачак. Хезмәткәрләргә булган ихтыяҗны сөт комбинаты, беренче чиратта, нәкъ менә район, авыл халкы хисабына канәгатьләндерергә исәпли. Бу хакта залда утыручыларга завод директоры урынбасары Айдар Иманаев сөйләде. Киләчәктә җәмгыять Актаныш технология техникумы, Казан технология университеты белән хезмәттәшлек килешүләре төзиячәк. Бу инде завод үз хисабыннан үзенә эшче кадрлар эзерли башлаячак дигән сүз. Кадрлар кытлыгы шул рәвешле хәл ителсә, Киров халкы да заводның файдасын тоймый калмас.

Илфак Гаянов Киров җирлеге халкын хөрмәт иткән кебек, аның үзен дә яраталар, хөрмәт итәләр биредә. Илфак улым дип мөрәҗәгать итәләр өлкәннәр җитәкчегә. Нәкъ менә үзара аңлашу булганга, Киров җирлегендә эшләр җай гына бара да инде. Булмасны таләп итмиләр, булырдайны телдән төшермиләр биредә. Хитсап җыелышында юлланган сораулар да, нигездә, киңәш-табыш итү формасында иде. Хәер, халыкның хөрмәтле һәм рәхмәтле икәнен күрсәтүче иң гади факт – кировлылар җыелышка тулы бер зал итеп килгән иде. Җирлек өчен башкарылган һәр эшне алкышлар белән җөпләп барды алар.
Ни генә дисәгез дә, җитәкче белән халыкның килешеп эшләү сере бик гади. Җитәкче котын саклап калып була. Һәм иң мөһиме – авыл халкына беркайчан да рәхмәт әйтергә онытмаска кирәк! Илфак Гаянов үз эшчәнлеген шушы “сер”гә таянып оештырган да инде – теле тәмлегенң эше дә ямьле. Килешерсез дип уйлыйм, замандашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International