БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде. Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора.


Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче әлеге бәйге быел Актаныш районында 16 декабрьдән 24енә кадәр аралыкта үтте. 6 зонада оештырылган “ Ел укытучысы – 2021” бәйгесенең муниципаль этабына 67 педагог җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, әлеге бәйге үз алдына мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя.

Өч турда үткән бәйгенең җиңүчеләрен, призлы урынга ия булучыларын бәйрәм сәхнәсеннән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхаев, аның урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова тәбрик итте. Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хөрмәт яулаган мәгариф хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре Актаныш данын Татарстан күләмендә яклаячак. Бүген аларга Ләйсән Фоат кызы зур җиңүләр яулауны теләк тә, бурыч та итеп куйды. Актаныш укытучылары сынатмас дигән ныклы ышанычта калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International