ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Райондашыбыз Сәхилә Гайнетдинова юбиллен каршы алды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татар Ямалысы авыл җирлегендә гомер кичерүче Сәхилә Фәхретдин кызы Гайнетдинова райондагы туксан яшьлекләр сафын тулыландырды. Олуг юбилеен каршы алучы хөрмәткә лаек затны балалары, якыннары белән беррәттән район җитәкчелеге дә тәбрик итте.


Юбилярның хезмәт белән үткән тормыш юлы бүген, шөкер, хөрмәтле. Тыл ветераны дигән исемгә лаек мөхтәрәм зат үзенең үткәнен хәтер сандыгында кадерләп саклый. Анда 46 ел иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Сабитлы чаклары да, әни булу бәхетен кичергән мизгелләр дә - барысы да бар. Бәхет-шатлыкларга кайгы җиле сарылган чакларны да, һәр көн кояшлы булып аткан таңнарны да, авыр сугыш чоры елларын да саклый ана йөрәге.


Ходай аңа биш тапкыр әни булу бәхетен бүләк иткән. Күкрәп торган ике ул, назлы өч кыз тәрбияләп үстергәннәр алар Сабит абый белән. Бүген Сәхилә апа оныкларының балаларын күрә алуы белән дә бәхетле. Балаларының олы хөрмәтен, яратуын тоеп яши ана.


Юбилей уңаеннан хөрмәтле затка юлланган Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик хатын һәм күчтәнәчен Сәхилә апа район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗановадан кабул итеп алды. Рәйхан Флүс кызы тыл ветеранына тән һәм җан сихәте, имин көннәр теләде. Җирлек башлыгы Дамир Вәлиев тә авылдашына иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International