2 февраль көнне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы рәислегендә үткән брифингта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең урынбасары Назил Латыйпов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, гуманитар гимназия директоры Венера Хәева катнашты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын Актаныш районы киң масштаблы чаралар белән үткәрәчәк. Мөһим урын, әлбәттә, мәдәни өлкәгә бирелә. Планлаштырылган бәйрәм елында мәгариф бүлеге, яшьләр, ветераннар да читтә калмаячак - аларның эшчәнлеге дә шушы юнәлештә алып барылачак.