27 гыйнвар көнне Усы җирлегендә үткән халык җыенында шәхси эшмәкәр Азамат Биктимеров шактый күңелсез теманы күтәрде. Усы авылының шәхси секторларыннан сөт җыю белән шөгыльләнгән эшмәкәрнең халыкка әйтер сүзе кыска һәм гади булды. “Антибиотиклы сөт тапшырып, безгә үч итәбез дип уйлыйсыздыр, әмма сез үз авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хезмәтен юкка чыгарасыз”, - диде ул, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Баксаң, Усы халкы тапшырган сөттә антибиотик матдәләр ачыкланган икән. Сүз дә юк, тере җан булгач, сыер малы да авырмый тормый, тик бүген медицина зур адымнар белән алга барган заманада яшибез, хөрмәтле усылылар. Малны антибиотиксыз препаратлар белән дә дәвалап була, һич тә булмаса, терлекне дәвалаган арада сөтне тапшырмый торырга да мөмкин. Бер мичкә балга бер кашык дегет салуга тиң бит антибиотиклы сөт: күпме авылдашыгызның керемен кисәсез сез шушы гамәлегез белән.
“Мин даруда антибиотик бар икәнен белмәдем”, - дип аклану да дөреслеккә туры килми. Үзегез шикләнәсез икән, шул ук сөт җыючы белән киңәш-табыш итәргә мөмкин бит. Шулай да Азамат Биктимеров бу хикмәттә ветеринар аптекада хезмәт куючыларның да хилафлыгы бар дип исәпли. Алар кайвакыт препаратны тәкъдим иткәндә, анда булган н антибиотикларны сөткә чыктый дип ышандыра – сатучы шулай дип торганда, авыл кешесе, әлбәттә, ышанып ала.
Бәлки, сөт җыючы эшмәкәргә халыкта даими сорау булган даруларны үзендә алдан булдырып куярга кирәктер? Антибиотиксызны диюем – ул вакытта кемнең сыеры авырганын да ачыклау җиңелрәк булыр иде.
2020 елда Усыда антибиотиклы сөт чыгуның ике очрагы теркәлгән булган. Быел шушы сәбәп аркасында шәхси эшмәкәр 420 литр сөтне заводка тапшыра алмаган. Бер литр сөткә Усыда 21 сум 50 тиен белән хисап ясалуын исәпкә алсак, күпме акчаның һәм хезмәтнең сөт белән бергә түгелүен чамалау авыр түгел. Кайбер шәхси сектор иллешәр литр сөт тапшыра бит – кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк.
Аннан килеп, эшмәкәрне борчыган икенче проблема – сөткә су кушу. Монысы инде, усылылар, оятсызлык билгесе. Иң кызыгы, сөтне шул рәвешле “арттыручылар” нәкъ менә хәлле кешеләр икән. Алай ярамый икәнен монда язып кына аңлатып булмас билгеле, һәркемнең оят күләме үз үлчәвендә үлчәнә. Җитмәсә, сөт пробасын алганда, сөт хуҗалары Азамат әфәндегә “кыек күз” белән карыйлар икән – су салгандагы кебек “туры карагыз” сез, җәмәгать!
Хәзерге көндә Усыда сөт 17-18 капкадан чыгарыла – күп тә кебек түгел. Максат итеп куйганда, кемнең нинди сөт чыгаруын төгәл ачыклап та булыр иде. Әмма бу эш, әлеге дә баягы, вакытны ала һәм чыгымлы. Авыл җирендә кешеләр элек-электән бер-берсенә ышанып гомер кичергән. Усыда шушы “ышаныч” дигән иң кыйммәт төшенчәнең юкка чыгып баруы “обидно”, җәмәгать.
Шәхси эшмәкәр Азамат Биктимеров бүген сөткә исәп-хисапны 21 сум 50 тиеннән ясый. 15 көн саен сөткә түләү ала сөт тапшыручылар. Көйле эшнең көен җибәрмәсәгез иде киләчәктә. Сүз уңаеннан, сөт җыючы халыкка үзенең теләк-тәкъдимнәрен үтенеч итеп, авыл җыенында ирештерде. Әгәр аның сүзләре ялган булса, иманым камил, усылылар моны болай гына “йотмас иде”. Тик залда утыручылар бер генә авыз да каршы сүз әйтмәде.
Быел халык җыенында сөт җыючыларның иң күп сөт тапшыручыларга бүләк өләшмәвен җирлек башлыгы Зиннән Әхмәев эшмәкрләрнең саранлануы белән аңлаткан иде дә, юк икән иптәшләр, сәбәп саранлыкта түгел икән бит. Чикләвек, гадәттәгечә, имәндә булып чыкты.