ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Такталачык чишмәсе үзара салым хисабына төзекләндерелә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Узган ел Такталачык авылында Хәрәт чишмәсен төзекләндерүгә ныклап тотынган халык. Килешми калмассыз, йортларга ук кергән су, заманча яшәеш такталачыклыларны гына түгел, бөтен халыкны чишмәләрдән шактый ерагайтты: бизәкле көянтә-чиләкләр дә, ни кызганыч, тарихи экспонатларга әверелеп бара...


Хәзрәт чишмәсенең моңа кадәрге аяныч хәле турында авыл халкы хәбәрдар: элек тузан да кунмаган чишмә юлын үлән каплап киткән, аның коесы, улагы яраксыз хәлгә килгән, чишмә челтерәве тоныкланган. Ә бит кайчандыр Такталачыкта биш-алты чишмә типкән...


Чишмәнең ташландык хәлгә килүе соңгы елларда авыл халкын аеручы борчуга салган. Шуңа күрә дә алар үзара салым акчаларының бер өлешен Хәзрәт чишмәсен төзекләндерүгә тотарга карар кылган. Халык көче белән җыйналып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган хәләл акчалар хисабына Хәзрәт чишмәсе танымаслык дәрәҗәдә яңарыш кичерә. Чишмәгә алып төшүче тимер баскычлары гына да ни тора аның! Хәзрәт чишмәсе түбә астына кертелгән, килгән һәркемгә ял итеп, хәл җыеп алыр өчен утыру урыннары булдырылган. Әлеге мактауга лаек хезмәтне “Гидросервис” җәмгыяте башкара.


Быел төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Иртә яздан чишмә коесын чистартып, буяу эшләрен башкарып чыгарга ниятли авыл халкы.


“Бу изге эшкә авылдашлар да, шәһәрдән кайтучылар да бик сөенер. Күп кенә авылларда чишмәләргә изге урын итеп карап, аларны тәртиптә тоталар бит. Безнең авылда да төзек, матур чишмә булырга тиеш. Такталачык – бай тарихка ия авыл. Авылыбыздан чыккан шәхесләр Татарстанда гына түгел, ил күләмендә танылган. Шушы факт безгә зур бурыч йөкли – авылыбыз һәр яктан үрнәк булырга тиеш!”, - ди бу уңайдан җирлек башлыгы Марс Тимерхан улы Мансуров.


Кем белә, бәлки Хәзрәт чишмәсенең яңа сулышы белән авылга борын-борыннан килеп, әкренләп онытыла барган гореф-гадәтләр дә кире кайтыр. Иңнәренә көянтә-чиләк элгән яшь киленнәргә күрсәтерлек су юлы да, заманча чишмәсе дә бар хәзер Такталачыкның. Җәен чишмә буена яшь-җилкәнчекләр кичке уенга да җыйнала башласа, шәт, авыл күпләргә үрнәк күрсәтер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International