18 февраль көнне Актанышта медицина хезмәткәрләренең 2020 елда эшләгән эшләренә хисап, 2021 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган коллегиясе үтте.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов пандемия чорында үз бурычларын намус белән үтәп көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, райондашларның тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшкән коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Теләкәй авылында гомер кичеруче тыл ветераны Хәмдия Галимәрдән кызы Шайхуллина да районыбызның 90 яшьлекләр сафын тулыландырды. Юбиляр үзенең туган көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатләрын, күчтәнәчләрен кабул итеп алды.
.jpg)
Актаныш соңгы елларда дәүләт ярдәменнән ярыйсы ук отышлы файдалана, тик терлекчелек юнәлешен яшәешнең өлгесе итеп алган район өчен бу чик түгел. Район башлыгы Энгель Фәттахов республика тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән нәтиҗәлерәк файдаланырга чакыра. Бу нисбәттән 16 февраль көнне хакимият бинасында баланс комиссиясе үтте.
.jpg)
Бүгенге көндә район буенча исәпләнгән 10 539 шәхси секторның 3 930ына янгынны кисәтү җайланмасы урнаштырылган, ягъни барлык йортларның 37,29 проценты янгыннан шул рәвешле якланган.
Киңәшмәдә авыл җирлеге башлыклары өчен мөһим өч мәсьәлә каралды. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев су чыганакларын рәсмиләштерү, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Руслан Гарипов районның генераль планы буенча авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре, Мөлкәт һәм җир палатасы рәисе Лариса Галиуллина җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын инвентарьлаштыру турында чыгыш ясады.
Татар әдәбияты тарихы музее, шунда ук урнашкан Шәриф Камал музеен мөгаллим, якташыбыз Айдар Шәйхин җитәкләячәк. Ул моңарчы музей мөдире булган Луиза Янсуарны алыштырачак.
.jpg)
Бүген хакимият бинасында, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, җирлек җитәкчеләре киңәшмәсе гамәлләштерелде. Чарада һәр җирлектә булган проблемалар күтәрелеп, алар уртага салып сөйләшенде.
.jpg)
Дәүләт Думасы автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты Уставына өченче укылышта төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә, аерым алганда, унтугыз яше тулмаган, өлкәннәр ярдәменнән башка бара торган балаларны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшерү тыела.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Балаларның һава торышы начар булганда, караңгыда юлда калу, өлкәннәр белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмаган очраклар да аз түгел- мондый вакытта бәла-казага да ерак түгел. Кызганыч, җәмәгать транспортында йөрүчеләргә карата мондый хәвефле сигналлар минем округтан да килде. Бүген кабул ителгән закон проекты белән без мондый ситуацияләрне булдырмаска, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышабыз».
.jpg)
ГТХ Министырлыгы
Татарстан Республикасы буенча
Баш идарә