18 февраль көнне Актанышта медицина хезмәткәрләренең 2020 елда эшләгән эшләренә хисап, 2021 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган коллегиясе үтте. Аның эшендә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов еллык йомгакларга багышланган киңәшмәгә видеокүпер аша тоташты.
Чара кысаларында хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән шәфкать ияләре хөрмәтләнде.