ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

           Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы алдына республика олимпиадаларында югары күрсәткечләргә ирешеп, 60 призлы урынга ирешү бурычы куйган иде. Шушы көннәрдә гимназия укучылары алга максат итеп куелган үрне яулады. Бу хакта директорның методик эшләр буенча урынбасары Ландыш Әһлетдинова хәбәр итә.

          Бүген район хакимиятендә "Актаныш районында халыкка күрсәтелүче социаль ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар" темасына брифинг узды. Брифинг эшен районның мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды.

            Аз керемле гаиләләргә социаль контракт системасы аша ярдәм күрсәтү турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фирдәвис кызы Хуҗиәхмәтова таныштырды.

           Халыкка күрсәтелүче социаль ярдәмнәр буенча яңалыклар һәм үзгәрешләр хакында республика матди ярдәм үзәгенең Актаныш районындагы 5нче бүлеге җитәкчесе Ләйсән Индус кызы Сәйфуллина сөйләде. Рәсми кунаклар журналистларны кызыксындырган орауларга җаваплар бирделәр.

                     Илшат Габделхәев җитәкчелеккә билгеләнгән Нәфис Әзһәм улының коллективка ят кадр булмавын билгеләп үтте. Егерме еллык хезмәт стажына ия Нәфис Сәлимгәрәевкә районның авыл хуҗалыгы тармагын биш бармагы кебек таныш. “Эш тәҗрибәгез, белемегез, коллективта тоткан абруегыз сезгә алдагы хезмәтне оештыруда ярдәм итәр дип ышанам”,-диде Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеге (+ВИДЕО)

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.(+ВИДЕО)

2020 елда Актаныш муниципаль районында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыру һәм алып бару буенча конкурс үткәрү нәтиҗәләре һәм 2021 елда аны үткәрү буенча бурычлар турындагы карар белщн залда утыручыларны  карар белән Мобилизация эшләре буенча Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов таныштырды.

Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Бүген Актанышта юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов  рәислегендә гамәлләштерелгән чарада район юлларындагы 2020 елгы вәзгыять анализланды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан программаларның  үтәлеше каралды, 2021 елга максат-бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне үткәрә.

 

Актанышлылар 17 февральдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт адресы буенча 3 катта консультацияләр ала алалар. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча башкарылачак.

 


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

 12 февраль көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы 2021 елның гыйнвар аена йомгак ясады. 24 форма-киңәшмә быел да сизелерлек яңарыш кичергән. Алар хуҗалыкларга тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә стимул булып тора. Узган ел айлык нәтиҗәләр буенча хуҗалык рәисләре район хакимияте тарафыннан булдырылган акчалата премияләргә ия булып килде. Быел исә премиянең гомуми күләме 20 мең сумга артып, ул 90 меңне тәшкил итә: бүген дә беренче урынга ия хуҗалык - 40 мең, икенче урын хуҗасы – 30 мең, өченче урынга лаек булган җәмгыять 20 мең сум премия белән хөрмәтләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International