2020 елда Актаныш муниципаль районында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыру һәм алып бару буенча конкурс үткәрү нәтиҗәләре һәм 2021 елда аны үткәрү буенча бурычлар турындагы карар белщн залда утыручыларны карар белән Мобилизация эшләре буенча Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов таныштырды.
Искәртеп үтәбез, Актаныш муниципаль районының 25 авыл җирлегендә, 82 предприятие, оешма һәм учреждениедә хәрби исәпкә алу алып барыла.
Тикшерү графигы һәм 2020 елның икенче яртыеллыгына тикшерү планы буенча 25 авыл җирлегендә тикшерүләр, 9 авыл җирлегендә комплекслы тикшерүләр, 82 оешма һәм учреждениедә чагыштырулар үткәрелгән, 42 предприятие һәм оешма тикшерелгән.
Гомуми нәтиҗәләр буенча муниципаль район җирле үзидарә органнары арасында
I урында - Яңа Әлем авыл җирлеге;
II урында – Иске Байсар авыл җирлеге;
III урында – Югары Яхшый авыл җирлеге;
Муниципаль район оешмалары арасында
I урында - Ветеринария оешмасы;
II урында – “Газстройсервис” ооешмасы;
III урында – “Коммунсервис – Актаныш” җәмгыяте;
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында
I урында - “Чишмә” хуҗалыгы;
II урында – “Башак” хуҗалыгы;
III урында – “Чишмә” агрофирмасы;