24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Яңа елдан - яңача

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

 12 февраль көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы 2021 елның гыйнвар аена йомгак ясады. 24 форма-киңәшмә быел да сизелерлек яңарыш кичергән. Алар хуҗалыкларга тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә стимул булып тора. Узган ел айлык нәтиҗәләр буенча хуҗалык рәисләре район хакимияте тарафыннан булдырылган акчалата премияләргә ия булып килде. Быел исә премиянең гомуми күләме 20 мең сумга артып, ул 90 меңне тәшкил итә: бүген дә беренче урынга ия хуҗалык - 40 мең, икенче урын хуҗасы – 30 мең, өченче урынга лаек булган җәмгыять 20 мең сум премия белән хөрмәтләнде.


Урыннар чыгарганда беренче чиратта хуҗалыкның акча кереме, МЭТ баш санының сакланышы, җитештерелгән һәм сатылган сөт-ит күләмнәре исәпкә алына. Тагын бер искәрмә: хуҗалыкларга урын билгеләгәндә, күрсәткечләр буенча баллар бертигез була икән, өстенлек 1 шартлы терлеккә акча кереме югарырак булган җәмгыятькә биреләчәк.


Ни генә дисәк тә, бүген район терлекчелек тармагында югары үсешкә йөз тота. 24 форма-киңәшмәнең асылы һаман да бер үк булып кала - ул да булса, мал-баш санын арттыру бәрабәренә терлекчелектән югары продукция алуга ирешү. Агымдагы елның беренче ай нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, бу максатка ирешү өчен эшлисе эшләрнең, төзәтәсе хаталарның, ай-һай, күп булуы ачыкланды.


Киңәшмә барышында район башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелекнең өметле киләчәген билгеләүче факторларны атады. Алар тана-сыер малларын вакытында каплату һәм бозау алу. Әлеге шартларның үтәлешенә җитди карарга чакырды башлык.


Терлек сакланышы буенча да тынычланырга иртә районга. Гыйнвар аенда 1 204 баш бозау алынса, 65 малның үлеменә юл куйган хуҗалыклар. 254 терлек бракка чыгарылган.


Бүгенге 24 форма-киңәшмәнең иң күңелсез яңалыгы - Актаныш районы авыл хуҗалыгы тармагындагы биш күрсәткеч буенча төзелгән республикакүләм рейтингта 11 позицияне югалтып, шактый аска “тәгәрәгән”. Иң зур минусыбыз – район хуҗалыклары үз хезмәткәрләренә республика күләмендә иң аз хезмәт хакы түләүчеләр исемлегендә. Бу күрсәткеч буенча Актаныш 21не урынны били. Менә бу факт безне берничек тә бизәми инде, хөрмәтле җитәкчеләр. Ел башланды гына – әлеге юнәлештәге хәрәкәтне төзәтергә кирәк.

Гыйнвар ае йомгаклары буенча, терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларга акчалата премияләр тапшырылды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат бу юлы “Чишмә ” агрофирмасына юл алды. Югары нәтиҗәләргә ирешкән “Әнәк” агрофирмасы – икенче, “Башак” хуҗалыгы өченче урында.


Сүз уңаеннан, 2020 ел дәвамында символик атка ия булган хуҗалыклар да аталды бүген. Кызганычка каршы, алар өчәү генә. “Нигез” хуҗалыгы алгарыш символына ел эчендә биш тапкыр ия булса, “Чишмә” агрофирмасы атны дүрт тапкыр “иярләгән”, “Башак” җәмгыяте 3 тапкыр “атлы” булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International