ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген – 15 февраль көнне Терпеле авылында гомер кичерүче Солтанова Зинаида Солтангәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады. Зинаида апа улы, килене  тәрбиясендә яши.

Аны юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары  Рәйхан Галимҗанова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде. Зинаида апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттаховның истәлекле бүләге тапшырылды.

24 форма-киңәшмә кысаларында Актаныш сөт комбинаты җитәкчесе Виталий Вайлапов җәмгыятькә иң күп күләмдә сөт тапшырган “Әнәк” агрофирмасын акчалата премия белән бүләкләде. Мондый төр хөрмәтләүне сөт комбинаты ай саен гамәлләштерергә исәп тота.

14 февраль көнне Калмаш авылында гомер кичерүче райондашыбыз Тәгъзимә Зыязетдин кызы Нуртдинова үзенең олуг юбилеен – 95 яшен каршы алды.

14 февраль көнне Актанышта “Йолдызлык-2021” фестиваленең район туры гала-концерты үтте.

          Әфганстандагы утлы сугыш Бөек Ватан сугышындагыга караганда да озаккарак, дистә елгача сузыла. Шушы ун ел эчендә Актаныш районыннан унсигез яшен яңа тутырган 105 егет Әфганстан якларына интернационал бурычын үтәргә дип озатыла. Шуларның алтысы-Фәрдиев Рәшит, Фәррахов Рамил, Мирсәетов Мөдәррис, Сафин Мөхәррәм, Зәйнетдинов  Ринат, Фазлыев Дәһлүл туган якларына бары кургаш табутта гына кайта.

            Бу батырларның исеме мәңгеләштерелеп рәсемнәре районның Җиңү паркында стелалаларга куелды. Аларның портретлары янына Әфганчыларны искә алу көнендә сугышта хәбәрсез югалган Әҗмәт авылы егете Хәмбола Әхнәф улы Гамбәровныкы өстәлде. Хәмбола Гамбәров 1957 нче елда туа, 1979 елның  18 октябрендә Совет Армиясе сафларына алына, ноябрьдә инде Әфганстанга эләгә. 1980 елның 21 июлендә хәбәрсез югала. Митингта Хәмбола Әхнәф улының иң кадерле, газиз кешеләре дә катнашты. Әнисе Гөлзифа апа елдан артык Чехословакиядә гвардия полкында хезмәт итүен, әмма Әфганстанга кергәннән соң нибары бер тапкыр гына хат язуын искә алып, кабат күңел яраларын кузгатты, газизен хөрмәтләп искә алганнары  өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

              Митингта катнашкан Энгель Фәттахов Әфганстандагы сугышның безнең өчен аеруча зур трагедия булуын, бик күп якташларыбызны югалтуыбызны әйтте. 

Быелгы массакүләм чаңгы ярышына “Бүләк” чаңгы трассасында 14 тапкыр старт бирелде.

Җиңүчеләргә район хакимияте һәм “БлагоДарение” хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды.

Советлар Союзы чорында Әфганстан җирендә ун елга якын дәвам иткән сугыштан совет гаскәрләренең чыгарылуына  быел 32 ел тулды. 

13 февраль көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында авыл мәктәпләре арасында "Йолдызлык - 2021" республика фестиваленең район туры гала-концерты үтте.

 

Бу көнне сайлап алу турларыннан үтеп, район сәхнәсенә күтәрелгән иң яхшы чыгышларны район җитәкчелеге, ата-аналар бергәләп тамаша кылды.

 

Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде.

 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

I урын - Иске Кормаш мәктәбе

II урын – Татар Ямалы мәктәбе

III урын- Байсар мәктәбе


14
февраль, 2021 ел
якшәмбе

"Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты (унберьеллык мәктәпләр)(+ВИДЕО)



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International