Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 32 ел тулуга багышланган митингта катнашты(+ВИДЕО)

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

           Әфганстандагы утлы сугыш Бөек Ватан сугышындагыга караганда да озаккарак, дистә елгача сузыла. Ун ел эчендә Актаныш районыннан унсигез яшен яңа тутырган 105 егет Әфганстан якларына интернациональ бурычын үтәргә дип озатыла. Шуларның алтысы-Фәрдиев Рәшит, Фәррахов Рамил, Мирсәетов Мөдәррис, Сафин Мөхәррәм, Зәйнетдинов Ринат, Фазлыев Дәһлүл туган якларына бары кургаш табутта гына кайта.

             Бу батырларның исеме мәңгеләштерелеп рәсемнәре районның Җиңү паркында стелаларга куелды. Аларның портретлары янына әфганчыларны искә алу көнендә сугышта хәбәрсез югалган Әҗмәт авылы егете Хәмбола Әхнәф улы Гамбәровныкы өстәлде. Хәмбола Гамбәров 1957 нче елда туа, 1979 елның 18 октябрендә Совет Армиясе сафларына үзе яшәгән Казахстаннан алына, ноябрьдә инде Әфганстанга эләгә. 1980 елның 21 июлендә хәбәрсез югала. Митингта Хәмбола Әхнәф улының иң кадерле, газиз кешеләре дә катнашты. Әнисе Гөлзифа апа улының Чехословакиядә гвардия полкында хезмәт итүен, әмма Әфганстанга кергәннән соң нибары бер тапкыр гына хат язуын искә алып, кабат күңел яраларын кузгатты, газизен хөрмәтләп искә алганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.

               Митингта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Әфганстандагы сугышның безнең өчен аеруча зур трагедия булуын, бик күп якташларыбызны югалтуыбызны әйтте. Бүгенге чарада катнашкан әфганчы-сугышчыларга рәхмәт белдерде.

            Бүген Әфганстанда хәрби хезмәтен үтәгән 65 егетебез районыбызның төрле тармакларында намуслы хезмәт куя. Алар инде күптән егетлек яшен узган өлкән яшьтәге ир-атлар, дәү әтиләр. Әмма еллар узса да Әфганстанда күргәннәр, кичергәннәр онытылмый. Районның әфганчы егетләренең үз оешмасы-берлеге бар, Илсур Гатин җитәкчелегендә бик саваплы эшләр башкаралар, тыныч тормышка кайтып, вафат булган сугышчыларны искә алалар, алар туып-үскән йортларга мемориаль такталар куела, якыннары белән очрашулар үткәрелә.

            Митингта катнашкан мәктәп укучылары, районның “Форпост” командасы һәр чыгыш ясаучының сүзләрен йотлыгып тыңлады. Батырлык та, матурлык үзебезнең күз алдында- туган илне саклап-яклап шәһит киткәннәр хакында ишетү, аларның исемнәрен белү бүген бик мөһим. Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге дога аятьләрен шәһит киткәннәр рухына багышлады. Хәрби комиссар  Ленар Әхмәтҗанов элекке Советлар Союзының хәрби кораллы көчләренең утызлап илдә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын әйтте. Шулар арасында Бөек Ватан һәм Әфган сугышы иң дәһшәтлеләре санала. Митингта басып торган райондаш әфганчыларыбыз бик күп солдатлар кебек үк илебезнең хәрби көчен, абруен лаеклы күрсәттеләр, рәхмәт аларга, диде Ленар Сәмигулла улы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International