ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актаныш сөт комбинаты җитәкчесе Виталий Вайлапов җәмгыятькә иң күп күләмдә сөт тапшырган хуҗалыкны бүләкләде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

24 форма-киңәшмә кысаларында Актаныш сөт комбинаты җитәкчесе Виталий Вайлапов җәмгыятькә иң күп күләмдә сөт тапшырган “Әнәк” агрофирмасын акчалата премия белән бүләкләде. Мондый төр хөрмәтләүне сөт комбинаты ай саен гамәлләштерергә исәп тота.


Форсаттан файдаланып, Виталий Николаевич залда утырган хуҗалык рәисләрен, җирлек башлыкларын, белгечләрне сөт комбинатының эшчәнлеге белән таныштырды. Бүген комбинат тәүлегенә 60-70 тонна чамасы сөт кабул итә. Якын киләчәктә алар бу күләмне 120 тоннага җиткерергә исәп тота. Тора-бара сөт кабул итү һәм продукция җитештерү буенча саллы үсеш көтелә комбинатта.


Райондагы иң эре инвестор заманча, югары технологияләр белән эшчәнлектә күпләргә үрнәк күрсәтә. 400 эш урыны булдыру да җәмгыятьнең үз алдына куйган иң зур максатларының берсе.


Билгеле булганча, Актаныш районы хуҗалыклары бер тәүлеккә 250 тоннага якын сөт җитештерә. Сөт - җәмгыятьләрнең төп керем чыганагы. Бүгенге көндә Актаныш сөте “МолИнвест”, “Алабуга сөте”, “Агродар” җәмгыятьләренә тапшырыла. Гади тел белән әйткәндә, сөтне читкә чыгарабыз да, соңыннан исә шул ук сөт, сөт продукциясе, ике-өч тапкыр кыйммәтләнеп, кибет киштәләреннән үзебезнең өстәлләргә кайтып утыра. Бәясенә килгәндә, чыннан да, сөт кабул итүчеләрнең бәяләре арасында, әллә ни зур булмаса да, аерма бар.


Район территориясендә тонналаган сөтне чимал рәвешендә кабул итәргә әзер предприятие бар икән, продукцияне әле дә булса читкә чыгаруның асылы аңлашылмый. Аннан килеп, җитештерүче белән турыдан-туры эшләү күпкә отышлырак. Бу хуҗалык казнасына өстәмә акча кертәчәк дигән сүз. “Актаныш” сөт комбинаты чимал итеп кулланылачак сөткә бәяне дә яхшы куя – бәхәс урынсыз.


Актаныш сөт комбинатына тагын бер “+” – бүген ул турыдан-туры комбинат белән эшләгән хуҗалыкларны, стимул рәвешендә, акчалата премияләр белән хөрмәтли. Районда әлеге җәмгыятьтән күпкә алдан эш башалаган “МолИнвест”, “Алабуга сөте”, “Агродар” җәмгыятьләренең 24 формада мондый үрнәк күрсәткәннәре юк. Бәлки, уйланырга һәм “сөт елгаларын” комбинатка борып җибәрергә вакыт җиткәндер?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International