"ЙОЛДЫЗЛЫК - 2021": Актаныш мәктәпләре арасында урыннар чыгарылып, җиңүчеләр хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне Актанышта “Йолдызлык-2021” фестиваленең район туры гала-концерты үтте.

Фестивальнең район турына йомгак ясаган әлеге чара ахырында җиңүче мәктәпләр аталды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Актаныш технология техникумы өченче урынны яулады.

Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре коллективлары – икенче урын ияләре.

Дәрәҗәле беренче урынга Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия йолдызлары ия булды.

Җиңүче мәктәп җитәкчелеген район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.

 

Авыл мәктәпләр арасында үткән "Йолдызлык- 2021" фестивалендә җиңүчеләр:

I урын – Пучы мәктәбе

II урын - Киров һәм Сәфәр мәктәпләре

III урында – Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International