УНСИГЕЗДӘ КАБЕР ТАШЛАРЫ...: Актаныш районы Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләрне искә алды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Советлар Союзы чорында Әфганстан җирендә ун елга якын дәвам иткән сугыштан совет гаскәрләренең чыгарылуына  быел 32 ел тулды. 


15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.  2 238 көн дәвам иткән әфган сугышында Совет иле меңләгән улын югалта... Аларның гәүдәләре   илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайта. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”. Әфган “кызалаклары”... 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат – бу саннар эчендә дә илнең кара кайгысы яшеренгән. 


Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалткан, араларыннан җидесе – үзебезнең  Актаныш  уллары. 127 райондашыбыз бу  мәхшәрне үз күзләре белән күргән. Исән кайткан әфганчылар  исә  мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте белән безнең арада яши. 


Әйе, алар да башкалар кебек үк эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрендә һаман ышаныч юк. Ә төннәрен кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.


Бүгенге көндә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде, һәйкәлләр сафка басты. 15 февраль көнне Актаныш та  әфганчы-интернационалистларын алар  хөрмәтенә куелган һәйкәл-бюст янында искә алды.  Райондашларыбыз рухына бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәл-бюстка чәчәкләр салынды. Чарада Актаныш районы башлыгы Энгель  Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, район әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин   катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International