КӨН ВАКЫЙГАСЫ: Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына яңа башлык-Нәфис Сәлимгәрәевне тәкъдим итте

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

                      БЕЗНЕҢ КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ: Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев 1976нчы елның 2 декабрендә Буаз-Күл авылында туа. 1984-1994нче елларда Татар Ямалысы авылында урта мәктәптә укый. Мәктәптә укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1994-1999 нчы елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Инженер-механик белгечлегенә ия яшь кадр “Таулар” хуҗалыгына эшкә урнаша. 1999-2000 елларда ил алдындагы хәрби бурычын үти. 2001 елның апреленнән Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә инженер-механик вазыйфасын башкара. Соңгы вакытта, бер елга якын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын да үтәде.
                       Илшат Габделхәев җитәкчелеккә билгеләнгән Нәфис Әзһәм улының коллективка ят кадр булмавын билгеләп үтте. Егерме еллык хезмәт стажына ия Нәфис Сәлимгәрәевкә районның авыл хуҗалыгы тармагын биш бармагы кебек таныш. “Эш тәҗрибәгез, белемегез, коллективта тоткан абруегыз сезгә алдагы хезмәтне оештыруда ярдәм итәр дип ышанам”,-диде Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы.
                       Үз чиратында Нәфис Сәлимгәрәев район җитәкчелегенә зур ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Кул астындагы баш белгечләр, белгечләрне үзара килешеп, булган проблемаларны бергәләп хәл итеп матур итеп эшләргә чакырды.
                         Актаныш- алдынгылар төбәге. Кырларда мул уңыш үссен, терлекчелектә мул продукция җитештерелсен өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенең хуҗалыкларга, фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларга йогынтысы зур. Яңа җитәкче белән идарә коллективы югары максатларга ирешү өчен көчләрен кызганмас, бу уңайдан зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International