Бүген район хакимиятендә "Актаныш районында халыкка күрсәтелүче социаль ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар" темасына брифинг узды. Брифинг эшен районның мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды.
.png)
Аз керемле гаиләләргә социаль контракт системасы аша ярдәм күрсәтү турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фирдәвис кызы Хуҗиәхмәтова таныштырды.
.png)
Халыкка күрсәтелүче социаль ярдәмнәр буенча яңалыклар һәм үзгәрешләр хакында республика матди ярдәм үзәгенең Актаныш районындагы 5нче бүлеге җитәкчесе Ләйсән Индус кызы Сәйфуллина сөйләде.
.png)
Рәсми кунаклар журналистларны кызыксындырган орауларга җаваплар бирделәр.