Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
.jpg)
Хакимият бинасында үткән атналык киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче җирлек башлыкларын - Флүрә Минһаҗетдинованы һәм Фирдәвис Әхмәтовны туган көннәре белән тәбрик итеп, хезмәтләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде.
.jpg)
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Хуҗиев, "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды.
Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев кертте.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев хисап тотты.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышы җирлекләрдәге үзара салым акчасы буенча башкарылган эшләргә багышланды.
2020 елда мобилизация өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгакны Мобилизация эшләре буенча Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов ясады.