Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үзәк хастаханәнең медицина советы утырышында катнашты(+ВИДЕО)

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

            Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре онлайн режимда катнашты.

             Баш табиб Айдар Хәев Актаныш районы сәламәтлек саклау оешмасының 2020 елдагы эшчәнлеге һәм 2021 нче елга куелган бурычлар турында сөйләде.

             Хирургия бүлеге мөдире Ирек Хафизов “Актаныш районында хирургия хезмәте”, табиб-эндокринолог Эльза Закирова “Актаныш районында эндокринология хезмәте” темасына чыгыш ясады. Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов Актаныш үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә бәя бирделәр.

              Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов пандемия чорында үз бурычларын намус белән үтәп көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, райондашларның тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшкән коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

             2019 нчы елда Актаныш хастаханәсе республика рейтингында 13нче позицияне биләгән, ә 2020 нче ел күрсәткечләре бик кискен аска тәгәри- нәтиҗәдә безнең коллектив 31 нче урынга ук төшә.

-          Әлеге нәтиҗә безнең районны бер дә бизәми, сәбәпләрен ачыклап, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Айдар Рәфгатович, сезнең хисап чыгышында да бу хакта анализланмады, алдагы эшчәнлектә игътибарга алуыгызны сорыйм,- диде район башлыгы Энгель Нәвап улы.

               Медсовет тантаналы мизгелләр белән тәмамланды. Хезмәтләрен хөрмәтләп табибларга, шәфкать туташлары һәм хастаханәнең башка хезмәт ияләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Актаныш районы башлыгының һәм район үзәк хастаханәсенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International