Татар әдәбияты тарихы музее, шунда ук урнашкан Шәриф Камал музеен мөгаллим, якташыбыз Айдар Шәйхин җитәкләячәк. Ул моңарчы музей мөдире булган Луиза Янсуарны алыштырачак.
Айдар Шәйхин яңа вазифада бар көчен татар китабын танытуга, татар фәне үсешенә куячак. Моңарчы тупланган команданың эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли ул.
Моңарчы Шәйхин Актаныш сәләтле балалар өчен татар гимназиясенең мөдир урынбасары булып эшләде. Киң җәмәгатьчелеккә ул төрле фәннәрне татарча яктырткан "Гыйлем" порталы авторы һәм җитәкчесе буларак билгеле. Ул шулай ук Дөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы булып тора.