Киңәшмәдә авыл җирлеге башлыклары өчен мөһим өч мәсьәлә карала. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев су чыганакларын рәсмиләштерү, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Руслан Гарипов районның генераль планы буенча авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре, Мөлкәт һәм җир палатасы рәисе Лариса Галиуллина җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын инвентарьлаштыру турында чыгыш ясады.