Менә ничә еллар инде Актаныш районында олуг гомер бәйрәмнәрен каршылаучы ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрне җиткерү традициясе яшәп килә. Тормыш михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә карата булган игътибар һәм ихтирамнан, район җитәкчелеге белән очрашудан, җылы аралашудан алар, әйтерсең, яшәреп китә.
Теләкәй авылында гомер кичеруче тыл ветераны Хәмдия Галимәрдән кызы Шайхуллина да
районыбызның 90 яшьлекләр сафын тулыландырды. Юбиляр үзенең туган көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатләрын, күчтәнәчләрен кабул итеп алды.
Хәмдия Галимәрдән кызына ил һәм район башлыгынын котлауларын Лиана Сираева ирештерде. Лиана Рамил кызы юбилярны тәбрик итеп, аңа киләчәк көннәрендә дә тән һәм җан саулыгы бәрәкәтле-имин яшәеш теләде. Аның котлауларына жирлек башлыгы Таһир Харрасов та кушылды. Хезмәт юлы колхоз белән бәйләнгән Хәмдия Шәйхуллинага Региль Миңнеханов "Таң" җәмгыяте җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, башкарган хезмәте өчен ихлас рәхмәт әйтте.
Юбиляр, шөкер, бүген бәхетле картлык кичерә - балаларының бик тә кадерле әниләре, онык оныкчыкларының яраткан әбисе ул. Улы белән яшәгән ана аңа карата булган олы кадер-хөрмәттән дә, яшәешеннән дә канәгать.
Юбилей көнендә дә хөрмәтле затның йортыннан кунаклар өзелмәде. Мөбарәк бәйрәмнең түгәрәк өстәле аларны бергә җыйды — жылы аралашу, тәбрик-котлаулар тынып тормады Аналы-бәрәкәтле нигездә.