КӨН СУЛЫШЫ: Актаныш районы быел дәүләт ярдәмнәреннән нәтиҗәлерәк файдалануга йөз тота

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы – Актаныш районы икътисадның иң мөһим тармакларының берсе. Соңгы елларда ил җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтелә. Авыл хуҗалыгын алып бару өчен төрле ярдәм, субсидияләр бирү программалары – моңа ачык дәлил. Ярдәмнең иң киң таралган төрләре булып яңа гына эш башлаган фермерларга, гаилә фермаларына грантлар һәм “Агростартап” программасы тора.

Актаныш соңгы елларда дәүләт ярдәменнән ярыйсы ук отышлы файдалана, тик терлекчелек юнәлешен яшәешнең өлгесе итеп алган район өчен бу чик түгел. Район башлыгы Энгель Фәттахов республика тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән нәтиҗәлерәк файдаланырга чакыра. Бу нисбәттән 16 февраль көнне хакимият бинасында баланс комиссиясе үтте.


Аның максаты - республика ярдәменә дәгъва кылучылар белән очрашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү һәм, әлбәттә, проектлар ясауда булышлык күрсәтү.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта, республика ярдәменә дәгъва кылучыларның исемлеген барлау шарт. Бу эштә җирлек башлыклары инициатива күрсәтергә тиеш. Барланган исемлек белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Һәр дәгъвачы өчен аерым юл картасы булдырылып, аңа һәр яктан ярдәм билгеләнә. Башкарылган эшкә ай саен анализ ясап баруның мөһимлеген дә ассызыклады Лиана Рамил кызы.



Сүз уңаеннан, әлеге дәүләт ярдәмен авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче һәр граждан алырга хокуклы. Ул җир участогы алуга, махсус биналарны ремонтлауга, терлек, техника сатып алуга, төзелеш өчен проект документацияләре өчен түләүләргә һәм башка чыгымнарны каплатуга юнәлтелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International