Извещательләр буенча реаль статистиканы күрәсе килә, җәмәгать!

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2020 ел башында ук Актаныш районы җитәкчелеге, янгыннарны булдырмау максатыннан, һәр авыл җирлеге башлыгына шәхси йортларны автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) белән җиһазлауны контрольдә тоту бурычын куйган иде. Сүз аз керемле, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләр турында гына бармый – райондагы һәр йортта булырга тиеш мондый төр хәбәриткечләр. Алар кеше гомерен саклап калуга иң ышанычлы чара булудан тыш, мөлкәтне саклап калуда да әһәмиятле роль уйный.


Бер ел үтте – бу юнәлештәге хәрәкәт нинди?


Бүгенге көндә район буенча исәпләнгән 10 539 шәхси секторның 3 930ына янгынны кисәтү җайланмасы урнаштырылган, ягъни барлык йортларның 37,29 проценты янгыннан шул рәвешле якланган. Бу, билгеле, беренче чиратта, авыл халкының үзенең уяулыгы, сакчыллыгы белән бәйле.
Таблицада тәкъдим ителгән саннар – бу бары тик гражданнар үзләре сатып алган яки районның социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән извещательләр саны гына. Ә менә аларның ничәсе чыннан да урнаштырылган, ничәсе шкафта тузан җыеп ята – төгәл генә беркем дә әйтергә алынмый. Извещательләр, беренче чиратта, гражданнарның үзләре өчен кирәк – җирлек башлыклары шушы фактны халыкка дөрес итеп җиткерми торып, һәр йортны янгыннан саклап калып булмаячак.


Йортта чыккан янгыннарны анализлаганда, объектта извещатель булу-булмауны сорап, шушы исемлеккә мөрәҗәгать ителәчәк. Әмма сатып алу ул бит әле тиешенчә урташтырылган дигән сүз түгел. Менә шушы реаль статистиканы күрергә иде, җәмәгать.

Авыл халкын ут-күздән саклау юнәлешендә иң актив эшчәнлек алып барган җирлекләр исемлеген Теләкәй, Югары Яхшый, Усы җитәкли. Әлеге җирлекләрдә йортларның 80 проценттан артыгы извещательләр белән җиһазланган.


Күҗәкә, Әтәс, Иске Айман, Мәсәде, Аеш, Яңа Әлем, Такталачык җирлекләрендә үтәлеш 60 проценттан югарырак.


Актанышбаш, Кәзкәй, Иске Сәфәр, Киров, Чуракай, Түке халкының янгынга каршы “коралланышы” 50 процентны тәшкил итә.


Иске Богады, Иске Байсар, Пучы, Чалмнарат, Татар Ямалысы, Иске Кормаш, Уразай, Аккүз җирлекләрендә бу юнәлештәге хәрәкәт сүлпән - автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмаларының урнаштырылышы 23 – 30 процент тирәсе генә.


Ә менә Актаныш һәм Татар Суыксуы җирлекләрендә яшәүчеләр йортларына извещательләр кую буенча иң түбән позициядә. Актаныштагы 2 820 йортның нибары 262се генә әлеге җайланма белән тәэмин ителгән булса, Татар Суыксуында хәлләр тагын да мөшкелрәк – 642 хуҗалыкның бары тик 56сында гына янгынны кисәтү җайланмасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International