Муниципаль финанс контролен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Мәрьям Мөхәммәт кызы Яинова Татарстан Республикасы Хисап палатасының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Актанышта мәгариф һәрчак күз уңында. Татарстан буенча гына түгел, Россиякүләм билгеле галим-педагоглар да килеп тәҗрибә уртаклаша торган мәйданчыкка әверелде районыбыз соңгы елларда.
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чакыруы буенча, “Первый канал” алып баручысы Тимур Сираҗиев, Мордва республикасы башлыгы Артем Здунов кебек танылган шәхесләрне тәрбияләгән күренекле педагог Владимир Александрович Дергунов Актанышта мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Кыю, гадел, игелекле балаларны ничек тәрбияләргә, буыннан-буынга күчә барырга тиешле кыйммәтләрне ничек яшь буынга тапшырырга һәм башка бик күп тәрбия өлкәсендә чишелеш көткән мәсьәләләрне, сорауларны күтәрде Владимир Александрович. Иң мөһиме-күтәреп кенә калмады, ә чишелеш юлларын үзенең проектында тәкъдим итте.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Владимир Дергуновның идеяләрен тормышка ашыру өчен Актанышта мөмкинлекләр зур булуын белдерде.
"ЕГОЗА" шәхси белем бирү үзәге директоры Воробьева Наталья Владимировна тәрбия юнәлешендә фикерләре белән уртаклашты.
.png)
26 март көнне Актанышта мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре педагогика фәннәре кандидаты, «Урман могҗизасы» консультатив үзәге директоры Владимир Дергунов белән очрашты.
25 март кичендә Әлмәт шәһәренең зыялы тамашачысы Актаныш сулышын тойды. 75 елдан артык тарихка ия Әлмәт татар дәүләт театры райондашыбыз, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле педагог Ләйсән Әминованың “Абыстакай” әсәре буенча куелган “Йөрәк сере” мелодрамасын тәүге тапкыр сәхнәгә алып менде.
.jpg)
22-25 март көннәрендә Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган "Җиңү" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы үтте.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты директорының хәрби-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Д.М., физкультура укытучысы Гареев З.Р. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 14 команда арасында гомуми III урынны яулады, Диплом, кубок белән бүләкләнде, ә һәр катнашучы командир сәгатьләре алды.
Шәхси казанышларда Данилова Валерия "Аркада ятып алга таба иелү" конкурсында I урынны алды, Салихов Мансур III урынны "Чаллы йөгереше 10*10 м" бәйгесендә яулады. Котлыйбыз!
22 март көнне И.Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе базасында «Батырлыкка яшәргә!» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән туры элемтәдә аралашты. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев, Минзәлә районы урманчылыгының Актаныш районы участогы урманчылары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Төп сөйләшү урман хуҗалыгы эшчәнлеге, Актаныш районы җирлекләрен яшелләндерү, урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре булды.
Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл башлыкларыннан янгын чыга калса, нинди телефон номерына шалтыратырга кирәклеген сорагач, бермәл җитәкчеләр аптырашта калды. Райондагы 103нче санлы янгын сагы хезмәтенә туры элемтәгә чыгу өчен 3-12-30 номерын җыярга кирәк. Ә бердәм коткару хезмәтенең номеры-112. Бу хакта халыкка белешмәләр(памяткалар) таратфырга кирәклеген Энгель Фәттахов кат-кат ассызыклады.
103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына авыл халкын янгыннардан саклау, шәхси йортларга янгын турында хәбәриткечләр урнаштыруда ярдәм сорады.
26 март көнне “Башак” хуҗалыгында районкүләм семинар үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш зоотехниклар, машина-трактор паркы мөдирләре, ветеринарлар чакырулы иде.
.jpg)
Бүген “Башак” хуҗалыгының амбар территориясендә баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре, хезмәтне саклау инженерлары, агулы препаратлар белән эшләүчеләр өчен махсус укулар үтте.
.jpg)
Бүген Актанышта яшәүчеләр үзләренең ВИЧ-статусын билгеләү өчен бушлай аноним тест узу мөмкинлегенә ия. Күчмә тест-мобиль үзәк хастаханә ишегалдында хезмәт күрсәтә.
.jpg)